ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Яхшы эшләр яры» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Үткәрү урыны булып Красный Ключтагы парк тора. Укучылар өлкәннәр белән бергә яр буйларын һәм җәяүле юлларны тәртипкә китерделәр.
Балалар чын күңелдән бирелеп эшләделәр: табигать турында кайгыртуның гади, ләкин бик мөһим гамәлләрдән башлануын күрсәтеп, тәртип урнаштыру һәм саклау өчен һәркем үз көченнән килгәнчә өлеш кертте. Әйләнә-тирәбездәге табигатьне саклау – безнең көчебездән килә торган гамәл. Мондый чараларның төп максаты – биотөрлелекне саклау, чөнки нәкъ менә монда, сулык ярларында, күп төрле кошлар, балыклар һәм башка хайваннар яши, аларның яшәү тирәлеген без сакларга тиеш. Акциядә катнашучы һәркем гомерләрне саклап калуга өлеш кертә: сирәк төрләр яшәвен дәвам итәргә мөмкинлек ала, ә яшәү тирәлеге үз-үзен яклый алмаучылар өчен кагылгысыз кала. Мондый акцияләр уртак тырышлык белән әйләнә-тирәдәге дөньяны чистарак һәм яхшырак итү генә түгел, ә тере табигатьне саклауга өлеш кертүнең яхшы үрнәге. Мәктәптәге дәресләр һәм мондый өмәләр үз республикабыз өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә һәм, мәктәп укучыларында табигатькә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл караш культурасын формалаштырып, табигать балансын саклап калырга ярдәм итә алуыбызны аңларга ярдәм итә.
Катнашучылар, 7 капчык чүп-чар җыеп алып, тирә-юньне ялт иттеләр.