16-18 сентябрьдә Санкт-Петербургта «ЭКСПОФОРУМ» КВҮ мәйданчыгында IX Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе (Global Fishery Forum & Seafood Expo Russia 2026) узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Балыкчылык буенча федераль агентлык оештыра. Форум Россия Федерациясенең 84 субъектыннан һәм 81 илдән 20 меңнән артык белгечне берләштерәчәк. Күргәзмә кысаларында балык хуҗалыгы комплексын үстерүнең төп юнәлешләре, шул исәптән Ship Tech Global (суднолар төзү, эшкәртү, логистика) һәм Aqua Farm Global (аква- һәм марикультура) махсус экспозицияләре тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы стендында сигез компаниянең продукциясе тәкъдим ителәчәк, шуларның дүртесе балык тоту компанияләре. Ассортиментка какланган, ысланган һәм туңдырылган балык, балык филесы, консервлар, шулай ук балык пилмәннәре һәм котлетлары керә. Форум программасына балык сәнәгатен үстерүнең көн үзәгендәге мәсьәләләр, халыкара партнерлар белән икътисадый багланышларны киңәйтү, суднолар төзү, эшкәртү һәм аквакультура өлкәсендәге технологияләрне өйрәнү, шулай ук илнең азык-төлек иминлеге өчен стратегик әһәмияткә ия мәсьәләләр кертелгән.