Республикада кайбер кыйммәтле мехлы хайваннарга һәм пошиларга ау сезоны ачыла

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада кайбер төр кыйммәтле мехлы хайваннарга (үр куяны, төлке, корсак) һәм барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошиларга ау сезоны ачыла.
 Үр куяны, төлке, корсакка ау сезоны 2027 елның 28 февраленә кадәр, пошига – 2027 елның 10 гыйнварына кадәр (рөхсәттә күрсәтелгән сроклар нигезендә) дәвам итәчәк.
 Исегезгә төшерәбез: аучыларга Аучылык кагыйдәләрен, шулай ук аучылык ресурсларын аулауның рөхсәт ителгән нормаларын һәм утлы корал белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International