Санкт-Петербургта 16 – 18 сентябрьдә узачак IX Халыкара балык сәнәгате форумында һәм Global Fishery Forum & Seafood Expo Russia 2026 күргәзмәсендә Татарстан Республикасы сигез компаниянең продукциясен тәкъдим итә, шуларның дүртесе балык тоту белән шөгыльләнә. Стендта берсеннән-берсе затлы 30 дан артык төрдә балык ризыклары: салкын һәм кайнар ысланган, тозлаган, какланган һәм туңдырылган балык, балык, какланган уылдык, яңа туңдырылган филе, балык пилмәннәре, котлетлар, купаты, снек һәм консервалар. Татарстан продукциясенә ел саен ихтыяҗ зур. Форумда катнашу җитештерүчеләргә сатып алучылар белән турыдан-туры очрашырга, сатулар географиясен киңәйтергә һәм Россия һәм халыкара базарларда позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.
.jpg)
Форум Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Балыкчылык буенча Федераль агентлык тарафыннан оештырылды. Ул Россиянең 84 төбәгеннән һәм 81 илдән 20 меңнән артык белгечне берләштерә. Күргәзмә кысаларында балык хуҗалыгы комплексын үстерүнең төп юнәлешләре, шул исәптән Ship Tech Global (суднолар төзү, эшкәртү, логистика) һәм Aqua Farm Global (аквакультура һәм марикультура) тәкъдим ителгән. Программада: балык сәнәгатен үстерүнең көн үзәгендәге мәсьәләләр, халыкара партнерлар белән икътисадый багланышларны киңәйтү, суднолар төзү, эшкәртү һәм аквакультура өлкәсендәге технологияләр, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләре.