ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов IX Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе кысаларында республика стендын тәкъдим итте һәм Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаковка Татарстан Республикасы Балык сәнәгате тармагының торышы һәм көн үзәгендәге бурычлары турында мәгълүмат бирде. Илья Шестаков республиканың алдынгы предприятиеләренең елга продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән экспозициясе белән танышты. Балыкчылык буенча Федераль Агентлык башлыгына 30 дан артык төр балык деликатеслары тәкъдим иттеләр, алар арасында салкын һәм кайнар ысул белән ысланган балык; тәмләткечләр белән тозланган продукция; какланган балык; балык; какланган уылдык; яңа туңдырылган филе; балык пилмәннәре; котлет һәм купатлар; тәм-томнар; консервалар да бар иде. Илья Шестаков Татарстанның балыкчылык өлкәсендәге эшенә уңай бәя бирде.
Халыкара балык сәнәгате форумы – тармакның төп вакыйгаларыннан берсе. Ул Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 76 иленнән 400 дән артык компанияне, шулай ук РФ нең 84 субъектыннан һәм 81 илдән 20 меңнән артык белгечне җыйды. Чара, балык тоту һәм эшкәртүдән алып, кулланучыларга әзер продукция бирүгә кадәр, балык хуҗалыгы комплексының барлык тармаклары вәкилләрен берләштерде. Катнашучылар арасында аквакультура, марикультура предприятиеләре, шулай ук суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау компанияләре дә бар иде.