ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

2026 елның 18 сентябре, җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
 
 «Дәүләт Думасына сайлаулар – бөтен ил өчен төп вакыйга. Бүген без еллар буена үсеш векторын билгелибез. Һәркемнең үз гражданлык позициясен күрсәтүе мөһим, чөнки Россиянең киләчәге безнең уртак сайлауыбызга бәйле», – диде ул.
 
 Исегезгә төшерәбез, тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18 – 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык. Барыгызны да тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International