Балалардан өч сорау – олыларның бер сайлавы: Балык Бистәсе районы буенча бүлек башлыгы Айнур Хәбибуллин бөтен гаиләсе белән тавыш бирде

2026 елның 19 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаша.

Күпләр, илнең киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтеп, сайлау участокларына гаиләләре белән килә.

Шундыйларның берсе – Балык Бистәсе районы буенча бүлек башлыгы Айнур Хәбибуллин. Ул көнен иртә башларга күнеккән, ләкин бүген аның маршруты – иң элек сайлау участогына. Хатыны һәм өч баласы белән ул тавыш бирергә килде.
 
 «Безнең хезмәт – биоресурсларны саклау. Ләкин, эш нәтиҗә китерсен өчен, кешеләр һәм табигатьне саклау хакына эшли торган законнар кирәк. Бүген без нәкъ менә шундый депутатларны сайлыйбыз», – ди Айнур.
 
 Хәбибуллиннар гаиләсе беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ата-аналары бюллетеньнәрне тутырганда, балалар зур кызыксу белән кабинкаларны карадылар һәм кайчан тавыш бирә алачакларын сорадылар. Килер вакыт – һәм сез дә үзегез сайларсыз. Ә бүген сезнең өчен аны беә эшлибез», – диде Айнур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International