Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районының «Шушма» аучылык хуҗалыгы аучылары белән берлектә Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткардылар, ул су белән тулган иңкүлеккә төшеп киткән һәм чыга алмаган.
Шалтырату Соловцово авылының битараф булмаган кешесеннән 112 хезмәтенә килеп ирешә. Белгечләр оператив рәвештә шул урынга баралар. Килеп җитүгә, алар кошны алырга суга керәләр һәм, зарар китермичә, аны ярга чыгаралар. Аккош исән-сау була. Коткару буенча уңышлы операциядән соң, ысылдавык аккош коткаручыларга һәм авыл халкына канатларын селтәп рәхмәт белдерә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ысылдавык аккошларга йомык киңлекләрдән һәм тирән иңкүлекләрдән чыгу бик авыр. Тизлек алу өчен урын булмаган «тозакка» эләккәч, кош бөтенләй ярдәмгә мохтаҗ булып кала, тиз арада көчен югалта һәм ерткычлардан зыян күрергә мөмкин.