Машина “Кыргый хайваннар” билгесе чигендә барган вакыта пошины бәреп екты

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә кич белән республиканың Алабуга районында, Мәскәү – Уфа машина юлының 1035 нче километрында 14 модель “Лада” машинасы пошины бәреп екты. Җиңел машина йөртүчесе, Мәскәү юнәлешендә барган вакытта, “Кыргый хайваннар” билгесе чигендә һәвефсез тизлекне сайламаган һәм пошины таптаган.машина эчендә булган ир кешеләр  төрле имгәнүләр белән хастаханәгә салындылар, поши  шунда ук һәлак булды.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне урман юлга якын булган  урыннарда, эңгер-меңгер һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук  юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклыкларны тоту кайгылы нәтиҗәләргә китермәскә булышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International