Ау этләрен кулланып аулау

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр  ярдәмендә каурыйлы киекләрне аулау түбәндә күрсәтелгән вакытта алып барыла.

Сазлык – болын киекләре – 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәр;

Урман, болын һәм далаы киекләренә - 5 августтан 31 декабрьгә кадәр.

Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларында,  аучылык байлыкларын  табуга рөхсәтнамә алу өчен, Сез Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, эш көннәрендә сәгать 10.00-17.00 ( җомга көнне – 16.00 кадәр) мөрәҗәгать итә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International