Байбакларны аулау чоры дәвам итә

2015 елның 24 июле, җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан N 512 “ Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2015 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 650 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International