Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 август көненнән каурыйлы киекләргә ау чоры ачыла. Шуның белән бәйле рәвештә 03.08.2015елда Идарә бинасында ( Казан, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт) Һәркем керерлек аучылык җир-суларга рөхсәтнамәләр бирү башланачак.
Бирелә торган рөхсәтнамәләр саны, 24.12.2009 елдан № 119 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән расланган, аучылык җир-суларының үткәрү саләтлелеге нормалары белән регламентлаштырыла.
Рөхсәтнамәләрне бирү вакыты: 10.00-17.00 ( дүшәмбе-пәнҗешәмбе),10.00- 16.00 (җомга),
тәнәфес: 13.00-14.00.
Идарә, рөхсәтнамәләр бирү Тәртибенең 19 пункты белән, аучылык билетын күрсәтеп ,рөхсәтнамәне гариза бирүче шәхси, яки шәхесен раслый торган документ һәм ышанычнамә күрсәтеп,аның вәкаләтле вәкиле ала алуын билгеләнүенә барлык аучыларның да игътибарын юнәлтә.