Хөрмәтле аучылар!
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба –Идарә) хәбәр итә: 2015 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча узачак, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлүдә катнашу өчен гаризалар җыюны дәвам итә.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны 2015 елның 12 август көненә сәгать 17.00 кадәр бирергә була.
Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, Идарәгә түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп гариза бирәләр:
1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;
2) аның территориясендә аулар өчен,аучы аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;
3) аучылык байлыгының төре.
Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык төрләренә карата уздырылачак:
Кабан: Әгерҗе районы – 2 баш
Алексеевск районы – 10 баш
Әлки районы – 2 баш
Мамадыш районы – 10 баш
Норлат районы – 7 баш
Спасс районы – 1 баш
Тәтеш районы – 5 баш
Поши: Әгерҗе районы – 2 баш
Әлмәт районы – 3 баш
Лениногорск районы – 4 баш
Спасс районы – 1 баш
2015 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.