Хөрмәтле аучылар!

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

12 августта сәгать 17.00, ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукын алу өчен,  җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү туктатылды.

Хәзерге вакытта бирелгән рөхсәтнамәләр таләпләргә туры килүгә тикшерелә.

Кайбер аучылар бер төр аучылык байлыгына берничә районга гариза биргәнне күздә тотып,комиссия үз карамагына җирәбә салу өчен районны билгеләячәк.

Гариза биргән аучылар исемлеге белән 18.08.2015ел. “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International