Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2015 елның 20 август көнендә, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында, сәгать 14.00, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, өчен җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү узачак. Барлык теләүчеләрне рөхсәтнамәләрне бүләдә катнашырга чакырабыз.
Билгеләнгән таләпләр белән туры килеп, дөрес тутырылмаган гаризалар төшереп калдырылды. Җирәбә салуга кертелмәгән гариза бирүчеләрнең кертелмәү сәбәпләрен һәм катнашуга кертелгән гариза бирүчеләрне исемлеген сайтта “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә уздыруның вакыты, урыны, гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.