Ни өчен республиканың аучылык хуҗалыкларында ауга чикләүләр кертергә туры килде

2015 елның 21 августы, җомга

Ни өчен республиканың аучылык хуҗалыкларында ауга чикләүләр кертергә туры килде

Ни өчен  2017 елга кадәр суерга, боҗырга,соры көртлеккә һәм ак куянга, ә шулай ук 2015-2016 еллардагы ау чорында республиканың аерым аучылык хуҗалыкларында соры куянга ауны яптылар дип сорыйлар кайбер аучылар.

Бу чикләүләрне билгели торган документның проекты Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән әзерләнде. Бу карарны кабул иткәнче, Идарә аучылар белән уздырылган киңәшмәләрдә, Татарстан Республикасы территоряисендә куянның һәм башка аучылык хайваннарының саны турында, ә шулай ук  хайваннарның тотрыклы яшәеше һәм тотрыклы кулланылышы буенча чаралар кабул итәргә кирәклеге турында фикер алышты. Аучылар үзләре куянның саны кимү турында һәм бу мәсьәләне чишү буенча чаралар күрергә кирәклеге турында сорау куйдылар.

Хәзерге вакытта аучылык байлыкларын куллануны көйләү Россиянең табигать министрлыгының  “Аучылык байлыкларын  табуга рөхсәт ителгән нормативларын һәм аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларының сан нормативларын раслау турында” 2010 елның 30 апреленнән  138 номерлы боерыгына нигезләнә. Бу боерык белән куяннар һәм каурыйлы киекләр өчен табу нормативлары билгеләнмәгән, шуңа күрә бу төрләрне рациональ  куллану максаты белән Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты белән аучылык байлыкларын тотарга рөхсәт ителгән нормалар һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормалары расланды. Ләкин бу документ тулы дәрәҗәдә хайваннар санының тергезүен тәртипкә салырга бирми.

Элек, һәрбер ау чоры алдыннан, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты белән, теге яяки бу төргә ау ачылмаган, аучылык биләмәләре исемлеге күрсәтелгән карар әзерләнә иде. Шул ук вакытта  Идарә санны исәпләү нәтиҗәләре белән кулланып эш итте. Соры куянга ау 1 мең гектарга 4 баш куян, ә ак куянка - 10 баш булган шартта гына ачыла иде.

Соңгы 4 ел эчендә Идарә, аучыларны ауда чикләмәс өчен, ауны чикләү турында тәкъдимнәр белән чыкмады һәм тояклы хайваннардан кала, ау барлык төрләргә дә бөтен республика буенча ачыла иде.

Ләкин мондыый мөнәсәбәт аучылык хайваннарын саклауны һәм куллануын тәртипкә салуны тәэмин итми. Шуңа күрә  2015 елда, Идарә белән чикләү кертә торган документ проектын әзерләү турында карар кабул ителде. Сәбәп булып аучылык байлыкларының хәзерге торышы килде.

Аста китерелгән таблицада 2008 елдан алып хайваннарның саны күрсәтелгән

 

Аучылык байлыкларының төре

Хисаплау елы

 

2008

2009

2010

2011

2012

2013

2014

2015

Ак куян

12,5

10,8

9,9

8,8

9,1

10,17

9,21

6,807

Соры куян

25,5

26,9

29,7

27,2

26,3

24,42

21,76

18,032

Суер

2,9

2,5

2,3

1,9

1,35

2,88

1,58

0,818

Боҗыр

4,8

4,2

4,4

3,9

4,0

6,42

5,67

2,448

Соры көртлек

132,4

136,4

237,2

158,7

88,32

62,85

61,83

34,035

Хисаплау нәтиҗәләре өстә күрсәтелгән төрләрне саклап калу буенча тиз арада чаралар кабул итәргә кирәклеген  күрсәтә. Каршы очракта якын арада саны кискен булырга мөмкин һәм бернинди ау турында да хыялланып булмас.

2015 елда соры куянга ауны, баш саны 1 мең гектарга биштән ким булган аучылык биләмәләрендә генә яптылар.

Аучылар кабул ителгән карарны дөрес аңларга тиеш, һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы ул бит кәсеп түгел. Бигрәк тә, куянның төп дошманы - төлкегә ау ачык, һәм ул хайванны аулап, аучы куяннарның  үрчүенә булыша.

Хәзер аучылыкны кулланучылар алдында республика территориясендә куяннарның, боҗырларның, суерларның, соры көртлекләрнең санын тергезү буенча төп  мәсьәлә тора, һәм аучылар катнашуыннан башка без монда булдыра алмыйбыз.

Аучылык биләмәләрендә  санга  биотехника, саклау, көйләү уздырырга кирәклеген Һәрбер аучы аңларга тиеш. Шуңа күрә Идарә барлык аучыларны да  биотехник һәм саклау чараларында катнашырга, ә браконьерлыкның барлык очраклары турында да  Идарәнең райондагы белгечләренә белдерергә өнди.

Хәзерге вакытта Идарә Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына куяннарны,көртлекләрне, суерларны тоту нормативларын урнаштыру турында, ә шулай ук куяннарга ау чорын көйләү турында мөрәҗәгать әзерли.

Тагын бер тапкыр аучыларны килеп чыккан шартларда аңлауга  һәм ярдәм күрсәтүгә өндибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International