Бүген«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» исемендәге республика хәйрия акциясе чикләрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Ф.С. Батков татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә мәктәп әсбаплары җыелмасы белән букчалар бирде.
Бу акциянең төп максаты - барлык балаларга да бәйрәм бүләк итү,1 сентябрь көнне рәхәтләнеп мәктәпкә барырга мөмкинлек бирү. Бу балалар үз гомерләрендә күп нәрсә күргән кешеләр түгел һәм теләсә кайсы вакыйганы зарыгып көтәләр, ә кайбырсе быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк.
Федор Сергеевич балаларга үз үзләренә ышаныч теләде. Бөтенегез дә булдыклы, сәләтле, акыллы һәм теләгән әйберләрегезгә һичшиксез ирешәчәксез дип әйтте. Аларга бу эштә эш яратучанлык һәм катгыйлык, кыюлык һәм тапкырлык, иҗади сәләтләр булышачак. Мавыктыргыч, кызыклы уку, уңышлы уку елы һәм Хәерле юл теләде!