Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичә иртә белән Казанда, Васильченко урамында, “Дэу Матиз” машинасы пошины бәрдерде, хайван үлде.
Идарә машина йөртүчеләрне машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.