«Милли кросс -2015»

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2015» исемендәге Бөтен Россия йөгерү көнендә катнаштылар. Старт “Казан Арена” территориясе янында булды.

Чабышта мәктәп балалары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, ЮДСШ укучылары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре һәм сәләмәт тормыш рәвеше яклылар катнаштылар. Барлыгы чабышка 24 меңнән артык кеше чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International