Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: бүген республикада байбакларга ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәкле гаризалар бирү тәртибе һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” 2014 елның 29 августыннан 379 номерлы боерыгы белән тәңгәл килеп,аучы, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә, тапшырырга тиеш.
Ул мәгълүматны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.