Машина йөртүчесенә поши катнашуында булган юл вакыйгасы урынын ташлап киткән өчен карар чыгарылды

2015 елның 2 октябре, җомга

30 сентябрьдә Татарстан Республикасының Арча район хөкеме карары белән Ф. гражданины КоАП РФ 2 бүлеге 12.27 маддә буенча гаепле дип танылды һәм аңа бер ел дәверенә транспорт чарасын йөртү хокукын тартып алу рәвешендә административ җәза билгеләнде.  Сәбәп булып машина йөртүченең 2015 елның 18 сентябрь көнендә   поши катнашуында булган юл вакыйгасы урынын ташлап китү килде.

Россия Табигать министрлыгының  2011 елның 8 декабреннән № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның зурлыгын билгеләү методикасы” боерыгы белән тәңгәл килеп,  табигатькә китерелгән зыян  40 мең сумны тәэмин итте.

Идарә машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. 

Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International