Машина аюны таптатты

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: җомга кич белән М-7 трассасында “ Кыргый хайваннар” билгесе астында авыр йөкле машина дөрес тизлекне сайламыйча аюны бәрдерде. Хайван шунда ук һәлак булды.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.  Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International