16-18 октябрьдә Липецк өлкәсендә “Чәүкә тавы” тыюлыгында Россиянең лачынчылар җыелышы узды, анда Татарстан лачынчылары да катнаштылар.
Җыелыш коллектив аулау һәм утыртылган күгәрченнәр һәм кыргавыллар буенча ярышлар уздыру рәвешендә узды. Бу җыелыш лачыннар кулланып аулауны танытуга юнәлтелгән иде.
Быел тыюлыкка 90 ел, ә ерткыч кошлар питомнигына 25 ел тула.