Идарәнең үзәк аппараты артыннан беркетелгән, штаттан тыш иҗтимагый инспекторына кандидатлар җыю игълан ителә!
Штаттан тыш иҗтимагый инспекторларның төп максатлары булып, Идарәнең вазифаи затларына, федераль дәүләт тикшерүе буенча вазифаларын үтәгәндә, гамәли ярдәм итү тора.
Шул санда:
ау аншлагларын һәм плакатларын саклауны тәэмин итү буенча һәм ау хайваннарына салган ризыкны саклау буенча чараларда катнашу;
Ау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү белән бәйле, Татарстан Республикасы җирләрендә рейд чараларында катнашу;
Һәвәскәр аучылар арасында хокукый белемнәрне пропагандалау, гамәлдәге канун нормаларын аңлату, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә канун бозарга авышлы кешеләр арасында, тәрбияви һәм профилактика эше алып бару;
Халык арасында хайваннар дөньясы объектларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
Штаттан тыш иҗтимагый инспекторына кандидатлар, 18 яше җиткән һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә административ хокук бозулары булмаган Россия Федерациясе кешеләре арасыннан сайлап алыналар.
Кандидат табигать саклау канунары буенча белемле булырга тиеш, шул санда 24.04.1995 елдан №52-ФЗ “Хайваннар дөньясы турында” Федераль канун, 29.07.2009 елдан № 209-ФЗ” аулау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында” Федераль канун, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә норматив хокукый актлар. Кандидатның яшәү урыны Казанда, яки аңа якын яшәү пунктларында булырга тиеш.
Катнашучылар , гамәлдәге табигать саклау канунары буенча тест узыру юлы белән, ә шулай ук Идарәнең башлыгы белән әңгәмә уздыру аша сайланачак.
Сайланышта катнашу өчен, Идарә башлыгы исеменнә ,билгеләнгән рәвештә язмача гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар 16.11. 2015 елга кадәр кабул ителәләр. Гариза бланкасы Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе” бүлегендә “ Иҗтимагый инспекторлар эшчәнлеге” өстәмә битендә урнаштырылган.