Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 31 октябрьдә Татарстан Республикасында бурсыкларга ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, бу төрне ауларга рөхсәтнамә алган барлык аучыларга да, табу турында мәгълүматларны тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.