Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәр суды белән, өч гражданга карата , РФ ҖК 258 маддәсенең 2 бүлеге белән каралган җинаять эшләгән өчен, хөкем карары чыгарылды. Әлеге гражданнар Татарстан Республикасының Лениногорск районының аучылык җир-сулары территориясендә булган вакытта, «УРАЛ 4320» транспорт чарасы ярдәмендә, машина цистернасыннан байбаклар оясына су койдылар. Аларның җинаять эшләре ярдәмендә дүрт байбак тотылды.
Суд һәрберсенә 100 мең сум акча рәвешендә җаза бирде.