Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Татарстан Республикасының балык хуҗалыгы өлкәсенең үсешенә һәм мәсьәләләренә багышланган идарәара киңәшмә узды.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
Биологик су байлыкларының хокуксыз әйләнеше;
Республиканың балык тотучылары белән балык тоту бүлемтекләрен куллану буенча килешүнамәдә каралган бурычларын тоту;
Татарстан Республикасының балык тотучылар берләшмәсен оештыру.
Киңәшмәдә ТР буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Төп ветеринария идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты аппараты вәкилләре, ә шулай ук республиканың сулыкларында сәнәгый балык тоту белән шөгыльләнә торган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаштылар.