Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Сезгә хәбәр итә: ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясе”ндә Апас муниципаль районында табылган кабан ите сынавын алганда трихинеллез табылды. Сак булыгыз.
Аучылар өчен белешмә.
Игътибар булыгыз трихинеллез !!!
Татарстан Республикасында трихинелез белән авырый торган кабан табылды. Шуның белән бәйле рәвештә түбәндәге мәгълүматны белергә кирәк:
Авыруның тасвирламасы:
Трихинеллез – эшләү сәләтлелеген югалту белән яный торган,ә аерым очракларда үлемгә китерә торган кеше һәм имезүче хайваннар гельминотозы. Инвазиягә лихорадка, мускул авыртулары,бит шешү, тире бетчәләве, ә авыр очракларда –миокард, үпкә,үзәк нерв системасына тию характерлы.
Инфекция чыганагы – капсула эчендә триххинеллакортлары булган, зарарсызландырылмаган трихинеллезлы итне ашау. Бу авыруны ияртү өчен 10-15 грамм трихинеллезлы итне ашау җитә.
Инфекция йөртүчеләре– аучылык хайваннары - аю, кыргый кабан, бурсык, байбак.
Кабан, бурсык, байбак тота торган Татарстан Республикасы аучылары түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
Трихинеллоскопия уздыру өчен тоткан хайваннарның ит сынауларын ветеринария лабораториясенә бирергә.
Лабораториядән паразит юклыгы турында белешмә алмыйча бу төр хайваннарның итен ашамаска.
Трихинеллезлы итне үзлегеңнән зарарсызландырмаска.
Авыру хайванның гәүдәсен юк итү өчен лабораториягә бирергә.