Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: “Хайваннар дөньясы турында” 1995елның 24 апреленнән 52-ФЗ номерлы Федераль канунның 14,16,40 маддәләре, “Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2009 елның 24 июленнән 209- ФЗ номерлы Федераль канунның 32, 40 маддәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән, федераль дәүләт аучылык тикшерүе һәм барлавы буенча вәкаләтләрне үтәүгә юнәлтелгән,21.09.2015 елдан № 129-од, 21.09.2015 елдан № 131-од, 28.09.2015 елдан № 132-од, 28.09.2015 елдан № 133-од боерыклар чыгарылды.
Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә барлык аучыларны да, өстә күрсәтелгән боерыкларны үтәү буенча, беркетелгән територияләрдә эшне оештырырга сорый.
Өстә күрсәтелгән боерыклар белән Идарәнең сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә > “Хайваннар дөньясы объектлары белән озак вакытлы куллану” > “Аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингын алып бару турында” өстәмә битендә танышырга була.