Хөрмәтле аучылар!

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Кар яту сәбәпле,кыргый тояклы хайваннарны массакүләм аулый башлыйлар, шуның белән бәйле рәвештә  коллектив ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Коллектив ауны  тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш:

  • аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерә;
  • аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертми;
  • аулау урынын һәм вакытын, коллектив ауны уздыру өчен җаваплы затның исемен һәм  фамилиясен, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номерын (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ), таба торган ау хайваннарының төрен һәм санын, коллектив ауда катнашкан аучыларның  фамилияләрен һәм инициалларын күрсәтеп коллектив ауда катнашкан аучыларның исемлеген төзи( алга таба – аучылар исемлеге).
  • коллектив  ауда катнашучылар  белән, коллектив  ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын  аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора);
  • ау хайваны  аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга   җыеп бетерүне оештыра.
  • коллектив ауны  тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында йөртә;

 

Коллектив аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык ату коралы белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта - юлнамә;

Ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куела.

Ау табышын алып китү һәм аны урнаштыру, аучылык байлыгын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына мөмкин була. Рөхсәтнамәдә хайванны табу турында билге куела яки ертып алына торган талон тутырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International