Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамланды. Гамәлдәге кануннар буенча, кошны тотканнан сож яки ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, “ Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәне алган җиргә тапшырырга кирәк. Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык каралган. Идарә таблицада тутырылмаган баганалар калдырмауны һәм тоткан кошның төрен дөрес билгеләүне сорый.