Хөрмәтле аучылар!

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Татарстан республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыру вакыты якынаю белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:бүгенге көнгә бердәнбер  эшли торган методика дип,  11.01.2012 елдан  1нче номерлы Россияның  Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият әгъзаларына Россия Федерациясе  белән, аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлеген кышкы маршрут хисабы методы белән дәүләт күзәтүен алып бару буенча,  тапшырган вәкаләтләрне  үтәү буенча  алып барыла торган Методик күрсәтмәләр санала.  Шуның нигезендә бу методика буенча  Идарә белән 2016 елда кышкы маршрут хисабын оештыру буенча эш алып барыла.

Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән  яңа методиканы раслау һәм 1нче боерыкны гамәлдән чыгару  турында боерык әзерләнүе турыда истә тотарга кирәк.( боерык проекты Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә Кыргый хайваннарны санау методикасы өстәмә битендә урнаштырылган)

2016 елда кышкы маршрут хисабын уздыру тәртибе турында өстәмә әйтеләчәк. Мәгълүматны игътибар белән карап барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International