Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, Идарә аучылар белән киңәшмәләр уздыра. Бүген киңәшмә Идел арты һәм Казан бистәләре зоналары аучылары белән уздырылды.
Киңәшмәдә 2016 елда кышкы маршрут хисабын уздыру тәртибе турында, маршрут челтәрен формалаштыруга әзерлек турында сораулар каралды һәм хисаплау уздырылачак территорияләрнең берләштерелгән территорияләр проекты тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта Идарә хисаплауны уздыру турында боерык әзерләде.
Барлык материаллар һәм аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисаплавын уздыру методикасы Идарәнең сайтында “Кышкы маршрут хисабы” бүлегендә “ Хайваннар дөньясы белән кулланучыларга мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылган.