Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.
Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.
Идарәдә “Ышаныч телефоны” эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итү өчен адрес: http://ojm.tatarstan.ru/.
Халыкара коррупциягә каршы тору көне чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы карамагындагы комиссия утырышында, быел коррупциягә каршы тору буенча алып барылган эшчәнлекнең нәтиҗәләре чыгарылды.