Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә, 2015 елның 8,10 һәм 11 декабрь көннәрендә Идарә ауны кулланучылар белән киңә тәртибен шмә уздырды. Киңәшмәләрдә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруны һәм хисапны уздыру өчен маршрут челтәрен формалаштыруга әзерлекне һәр яктан тикшерделәр. Шулай ук киңәшмәдә оештырылган территорияләр проекты каралды.
Барлык ау кулланучылар да оештырылган территорияләр проекты белән килешмәгәнне күздә тотып, Идарә проектка үзгәрешләр кертте.
Яңадан оештырылган прект Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” бүлегендә “Кышкы маршрут хисабы” өстәмә битендә урнаштырылган.