Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә