Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, тирә-якка йогынты ясауны бәяләү чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән (заказ бирүче), Татарстан Республикасы территориясендә 2016-2017 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын табуның күләмен нигезләү материаллары әзерләнә.
Татарстан Республикасының муниципаль районнарының башкарма комитетлары белән дәүләт экология экспертизасына материалларны әзерләү чикләрендә, бу сораулар буенча иҗтимагый тикшерүләр үтәчәк. Тикшерүләрне уздыру вакыты һәм урыны турында өстәмә әйтеләчәк.
ОВОС материаллары белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru таныша аласыз.
Материалларның бу төре буенча тәкъдимнәрегез һәм кисәтүләрегез 420021, Казан, Кәрима Тинчурин урамы – 29 адресы буенча, ә шулай ук электрон почта ojm@tatar.ru. кабул ителәчәк.