Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2015 елның 31 декабрь көнендә кыр кәҗәләренә һәм зур пошиларга ау чоры тәмамлану турында, хәбәр итә. Шуның белән бәйле рәвештә, кулында рөхсәтнамә булган аучыларга, аларны ау чоры беткәннән соң, алу урыны буенча, 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.
Шул ук вакытта 1 яшькә кадәрге пошиларга ( ау чорының тәмамлану вакыты – 2016 елның 15 гыйнвары) һәм кабаннарга( 2016 елның 29 февраленә кадәр) ау чоры дәвам итә. Шул ук вакытта, 1нче гыйнвардан 29 февральгә кадәр, Ау кагыйдәләренең 52.4. пункты белән туры килеп, яраланган кабаннарны җыеп бетерүдән кала, кабаннарны куып кертү,куып тоту, ә шулай ук ау этләре ярдәмендә тоту тыела.