2016 елның 2-6 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле 9нчы махсус күргәзмә үтәчәк.
Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, Күргәзмә Үзәге “ Казан ярминкәсе”, 1нче павильон. Проект җитәкчесе: Әминова Айгөл Фәрит кызы.
Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.
Күргәзмәнең тематик бүлекләре:
Балык тоту җиһазы
Балыкчылар һәм аучылар өчен яак һәм өс иеме
Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары
Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар
Оптика, приборлар, җиһазлар
Таксидермия
Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.
Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак. Авторлык сызыгына керә торган ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.
Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.