Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген 2015 елның 15 гыйнвар көнендә 1 яшькә кадәрге пошиларга ау чоры тәмамлана (2015 елның 31 декабрь көнендә кыр кәҗәләренә һәм зур пошиларга ау чоры тәмамланды). Шуның белән бәйле рәвештә, кулында рөхсәтнамә булган аучыларга, аларны ау чоры беткәннән соң, алу урыны буенча, 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.