Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2016 елның 15 гыйнварыннан алып 17 гыйнварга кадәр Лаеш, Питрәч,Яшел Үзән, Югары Ослан муниципаль районнары территорияләрендә рейдлар уздырылды. Рейдлар барышында КоАП РФ 8.33 маддәсе буенча ( яшәү тирәлеген бозу) дүрт административ беркетмә төзелде, шулай ук корал йөртүгә вакыты чыккан рөхсәтнамәле ау мылтыгын йөртү очрагы ачыкланды. Корал Лаеш районы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция хезмәткәре белән тартып алынды.