Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.
Республикада хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.
Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук ауга чикләүләр кертү кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.