2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча идарәара координация комитетының Эксперт киңәшмәсе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.
Эксперт киңәшмәсе утырышында җиде закон проекты каралды. Алар арасында “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты хупланды. Аны әзерләүче - Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе.
Канун проекты белән рөхсәтсез яки рөхсәтнамәдә булган шартларны бозып, яки Татарстан Республикасының башка кануннары белән каралган тәртипләрне бозып, ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продукциясен, өлешләрен яки дериватларын табу, саклау, күчерү, җыю, асрау, сатып алу, сату яки җибәрү өчен административ җаваплылык каралды. Шулай ук канун проекты белән ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннарга яки үсемлекләргә карата административ бозулар өчен санкцияләрне күтәрү каралган.