Хайваннарга булышыгыз

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Көчле салкыннар килде. Бу кыргый хайваннар һәм кошлар өчен бик мөһим мәсьәлә.Кар күплеге моны тагын да көчәйтә. Салкыннарда яшәү өчен гел ризык эзләргә-хәрәкәттә булырга кирәк, ә кар күп булу моңа киртә булып тора. Кошларны ашатырга кирәк. Без Татарстан  Республикасы халкын  моның турыда искә төшерергә һәм кошларга булышырга өндибез.

Кошлар һәм хайваннар ( куяннар, төлкеләр, тиенәр, көртлекләлр һ.б.), җылылыкларын югалтмас өчен, хәзер әз хәрәкәтләнәләр, “борын төбендә нәрсәдер” ашыйлар. Бу очракта аларны борчырга ярамый. Кар йөрү машиналарының  хуҗаларын  юлдан чыгып йөрмәскә һәм ояларга кергән хайваннарны куркытмаска өндибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International