Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:27.01.2016 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 78-р номерлы боерыгы белән, 2016-2020 елларда Татарстан Республикасында котыру авыруын булдырмау буенча комплекслы чаралар планы расланды.
Котыру авыруын булдырмас һәм таратмас максаты белән, ау этләрен тоткан барлык аучыларны да, аларга вакцинация уздыруыгызны сорыйбыз. Шулай ук аучылык җир-суларында булган вакытта, аеруча кыргый ерткыч хайваннарга карата, хәвефсезлек чараларын тотуыгызны сорыйбыз. Хайваннарның гадәти булмаган тотышларын күргән очракта, соңармыйча аның турыда районның ветеринария хезмәтләренә һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген тәртипкә салу,саклау һәм тикшерү буенча район (районара) бүлекләре башлыкларына белдерүегезне сорыйбыз.