Тикшерү хәбәрләре

2016 елның 5 феврале, җомга

Ел башыннан Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белән,30.12.2001 195-ФЗ  Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 1 бүлеге 8.37 маддәсе буенча, Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан 512 номерлы “ Ау кагыйдәләрен раслау турында” боерыгының 3.8. пунктын бозу өчен,атап әйткәндә аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсе гамәлдән чыгү,яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән саннан артык тоту, ә шулай ук бу Кагыйдәләр белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамә кулланылган  дип танылган очрак,  аучылык байлыкларын табу рөхсәтнамәсе белән каралган вакытта  табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматны тутырып, рөхсәтнамәне алган урынга юнәлтү очраклары өчен, 21 административ материал төзелде.

Аулау өчен рөхсәтнамә алган һәм 2014 елның 29 августыннан 370 номерлы “  Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибен, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризаларны бирү тәртибен,һәм  тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны һәм кошларны  табу өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау  турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы белән туры килеп, барлык гражданнарның да исенә төшерәбез: рөхсәтнамәнең “ Табылган аучылык байлыклары  һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып , каралган вакытта тапшырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International