Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ел саен үткәрелә торган “ Уылдык чәчү” чарасы турында” 80 номерлы карары чыкты

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ел саен үткәрелә торган “ Уылдык чәчү” чарасы турында”   80 номерлы карары чыкты. Бу карарның проекты Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән эшкәртелде. Анда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык тоту кагыйдәләрен раслау турында” боерыгы нигезендә, ел саен, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр,Татарстан Республикасының сулыкларында, биологик су байлыкларын хокуксыз тоту белән бәйле канун бозуларны булдырмау буенча, ”Уылдык чәчү”  комплекслы өлгер-профилактика чарасы уздырылу турында язылган. Бу чарада канун саклау һәм башкарма хакимият әгъзалары үзара йогынты ясыйлар һәм катнашалар. Алар арасында Татарстан Республикасының  Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының  Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә тикшерү буенча Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль балык тоту агентлылык Урта Идел территориаль Идарәсенең су  биологик байлыкларын дәүләт тикшерүе, күзәтүе һәм саклау бүлеге, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Гражданнар саклануы эшләре, хәлдән тыш  ситуацияләр һәм табигый афәтләр нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе, бастыру һәм  массакүләм коммуникацияләре буенча  “Татмедиа” Республика агентлылыгы һәм җирле үзидарә әгъзалары.

Карарның тулы тексты белән Сез  Идарә сайтында таныша аласыз. Аның өчен сез  “Документлар” бүлегенә керегез аннары “ Норматив-хокукый актлар” аннары “ Хокукый документлар”, яки сылтамадан үтегез- http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_465818.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International