Ау вакытына үзгәрешләр кертелде

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апреленнән  УП-303 номерлы “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый җирләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясенең аучылык җир-суларында аулау күләмен билгеләү турында” гы Боерыгына ау вакытына кагыла торган киләсе үзгәрешләр кертелде.

  1. Язгы ау чорының башы апрельнең өченче шимбәсеннән дүртенче шимбәсенә күчерелде.

 2.     Һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгының  киләсе вакытлары билгеләнде :

соры куянга   15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;

чәшкеләргә, тиеннәргә, янутсыман этләргә, сусарларгә, көзәннәргә 15 октябрьдән 28(29) февральгә кадәр;

 су йөзүче, сазлык- болын киекләренә, бүдәнәләргә, күгәрченнәргә һәм урман күгәрченнәренә җәйге-көзге ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 15 ноябрьгә кадәр;

көртлеккә һәм  тәлләтәвечкә көзге-кышкы ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 31 декабрьгә кадәр”.

Бу чикләүләр һәм үзгәрешләр аучылык байлыкларын саклау һәм үрчетү максаты белән кертелделәр.

Боерык тексты белән “Документлар” >  “Норматив- хокукый актлар” > “Норматив документлар” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International