Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 2-6 март көннәрендә ВИКОда ауны популярлаштыру өлкәсендә иң зур региональ чара узачак. Идарә стенды янында киекләрне үрчетү объектлары күргәзмәсе булачак, кысыксындырган сорауларга җавапларны алырга мөмкин булачак. Аучы кошларның, этләрнең очрашуы булачак һәм аларның эшләре күрсәтеләчәк. Күргәзмәдә беренче тапкыр сайрый торган кошларны яратучылар җыелачак.
Күргәзмәгә кагылышлы сораулар һәм үрнәкләр буенча Сезнең искәрмәләрегезне, ә тагын да күбрәк тәкъдимнәрегезне көтәбез. Әгәр дә сезнең сөйләрлек яки күрсәтерлек әйберегез булса, 211-70-78 телефоныннан шалтыратыгыз һәм без Сезгә бу мөмкинлекне бирербез.
Волонтерларны аучылык экспозициясе инфраструктурасын әзерләүдә булышуга чакырабыз.
Сезнең булышуыгыз белән бу чараның форматын республика күләмендә ел саен уздырыла торган аучылык конференциясенә кадәр күтәрергә өметләнәбез.