Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре Татарстан республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында узган “ Җинаять эшчәнлеге сыйфатларын үз эченә алган,экология, коррупция һәм алар белән бәйле башка хокук бозуларны ачыклауның һәм теркәүнең практик сораулары” темасына багышланган идарәара киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмә видеоконференция рәвешендә узды. Анда Казан районара табигать саклау прокуратурасының прокуроры Альберт Хәбиров, экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – тирә-якны саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы буенча балыкчылык, Роспотребнадзор,Росприроднадзор вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе,ТР Министрлар Кабинетының ветеринария Идарәсе, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.